Конкурска барлыгы 4 меңнән артык гариза килгән.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче март). Казанның биш спорт проекты һәвәскәрләр спорты өлкәсендә «Ты в игре» бөтенроссия проектлар конкурсының халык тавыш бирүләрендә катнаша. Конкурска барлыгы 4027 гариза килгән, финалга 50 проект чыккан, шул исәптән Казан.
Конкурста Казанның «Айда вместе верхом!» дип аталган атка атланып йөрү буенча адаптив инклюзив дәресләре, «Активные и спортивные» торак комплексларында яшәүчеләр өчен саф һавада ачык фитнес-тренировкалар оештыру проекты, «Американский футбол для всех» проекты, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен айкидо, «Площадка» мобиль кушымтасы кебек проектлары катнаша.
Конкурс кысаларында халык тавыш бирүләре 1 нче апрельгә кадәр сайтта уза. Бер IP-адрестан өч проект өчен җан атарга мөмкин. Халык тавыш бирүләре нәтиҗәсендә иң күп тавыш җыйган җиңүче конкурс партнерыннан тамашачылар мәхәббәте махсус призын алачак, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы.
Конкурс җиңүчеләре 7 нче апрельдә билгеле булачак.
«Ты в игре» бөтенроссия спорт проектлары конкурсы «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында РФ Спорт министрлыгы ярдәме белән «Национальные приоритеты» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы тарафыннан үткәрелә.
Конкурс спортны тормышның аерылгысыз бер өлеше итәргә сәләтле башлангычларны табарга һәм билгеләргә ярдәм итә. Аның ярдәмендә катнашучылар үзләре турында бөтен илгә белдерә һәм проектны үстерүгә грант ота ала. Россия Федерациясе Спорт министрлыгы иң яхшы спорт проектларын билгеләячәк, аларның авторлары РФ Спорт министрлыгының экспертлар клубы составына керәчәк.