Интеллектуаль ярышларның йомгаклау этабында Татарстаннан 21 укучы катнашты.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче апрель). Биш укучы тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасы призерлары булды. Йомгаклау этабы Казанда 28 нче марттан 3 нче апрельгә кадәр узды.
Призлы урыннарны Казанның 19 нчы номерлы гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Иван Кузнецов, 2 нче номерлы лицей-интернатның 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары Ибраһим Мурзакаев һәм Григорий Нойкин, 7 нче номерлы лицей-интернатның 11 нче сыйныф укучылары Йосыф Шәңгәрәев һәм Ибраһим Гәрәпшин яуладылар.
Интеллектуаль ярышларда илнең 71 төбәгеннән 292 укучы катнашты, шуларның 21 е – Татарстаннан, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.