Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.08.2023, 09:00

Салават Күперендәге яңа кварталның беренче биш йорты ел ахырына кадәр тапшырылачак

Биналарның техник әзерлеге 72% тан 87% ка кадәр тәшкил итә

Фото: ТР Дәүләт торак фонды

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче август). Салават Күпере торак районының «Мәхәббәт» яңа кварталында ел ахырына кадәр социаль ипотека программасында катнашучылар өчен беренче биш йорт тапшырылачак. Бу хакта ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа квартал Салават Күпереның беренче чират йортлары янында урнашкан һәм 10-18 катлы 14 йортны үз эченә алачак. 2008 фатирны ремонт, сантехника, пешерү өчен плитә, бүлмә ишекләре, кирәкле счетчиклар белән тапшырырга планлаштыралар.

Югары дәрәҗәдә әзерлек – 87% – һәркайсы 72 фатирга исәпләнгән 1-5-1 һәм 1-5-2 номерлы йортларда. Төзүчеләр фасадны һәм түбәне ясыйлар, биналарны бизиләр, тәрәзәләр урнаштыралар, лифтлар монтажлыйлар, эчке инженерлык челтәрләрен салалар. Шундый ук эшләр (лифтлар монтажлаудан тыш) 140 фатирлы 1-3-1 номерлы (әзерлек 82%) һәм 168 фатирлы 1-3-2 номерлы йортларда үткәрелә, анда эшләр 72% ка башкарылган. Шулай ук быел 112 фатирга исәпләнгән 1-3-3 номерлы йорт төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Аның техник әзерлеге 86,5% тәшкил итә.

Бүгенге көндә Салават Күпере торак районында 16 мең фатирлы 67 йорт төзелгән, анда 35 мең кеше яши. Өч мәктәп һәм сигез балалар бакчасы бар, тагын бер мәктәп төзелеше тәмамлана, аны 1 нче сентябрьгә ачылу планлаштырыла. Узган ел күл белән паркның икенче чиратын төзекләндерү тәмамланды. Моннан тыш, Осиново урамы буенча юл киңәйтелә.

Барлык яңалыклар