Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2023, 16:29

Путин Шәймиевка РФ Югары дәүләт бүләген тапшырды

Тантаналы чара бүген Кремльнең Екатерина залында узды

Фото: kremlin.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче май). Бүген Кремльнең Екатерина залында Россия Президенты Владимир Путин мәдәният, космонавтика, мәгариф һәм башка эшчәнлек өлкәләрендәге күренекле россиялеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Республиканың беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевка дәүләт алдындагы зур хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен Югары Дәүләт бүләге – Изге апостол Андрей Первозванный ордены тапшырылды.

«Минтимер Шәрип улы Шәймиев – көчле, гадәти булмаган сәясәтче, гаять зур зирәклек һәм җаваплылык шәхесе, Россия дәүләтчелеген һәм федерализмын ныгытуда, Татарстанның һәм бөтен Россиянең социаль-икътисадый үсешендә милләтара татулыкны ныгытуда зур хезмәт куйган кеше. Минем өчен сезгә Ватанның югары бүләген – Изге апостол Андрей Первозванный орденын тапшыру зур хөрмәт», – диде дәүләт башлыгы.

Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүләкләү турындагы указга 2022 елның 20 нче гыйнварында, Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлек юбилее көнендә кул куелган. Бүләк тапшыру коронавирус пандемиясе сәбәпле чикләү чаралары белән бәйле рәвештә кичектерелгән.

Изге апостол Андрей Первозванный ордены Россия Федерациясенең Югары Дәүләт бүләге булып тора. Ул – 1698 елдан 1917 елга кадәр Россия ордены, Мәскәү патшалыгы һәм Россия империясенең югары ордены. 1998 елда орден Россия Федерациясенең югары бүләге буларак торгызылган. Бүгенге көндә Изге апостол Андрей Первозванный ордены кавалерлары булып 25 кеше санала. Дәүләт бүләге күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренә һәм РФнең башка гражданнарына Россиянең чәчәк атуына, бөеклегенә һәм данына ярдәм итүче аерым хезмәтләре өчен, шулай ук РФ алдындагы зур хезмәтләре өчен чит илләрнең сәяси лидерларына тапшырыла.

Барлык яңалыклар