Бу салкынайту бәйле
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь). Казанда метрополитен станцияләре янындагы вакцинация пунктлары 6 нчы октябрьдә ябылачак. Сәбәбе – салкыннар башлану.
Грипп һәм пневмококктан прививка ясатырга теләүчеләр моны көн саен 8:00 дән 18:00 гә кадәр эшли ала (тәнәфес 13:00 дән 14:00г ә кадәр). Табиблар «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты» һәм «Дубравная» станцияләре янында дежур торалар.
«Парк Хаус» һәм «Южный» сәүдә үзәкләрендә вакцинация пунктлары эшләвен дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе.
Элегрәк KZN.RU грипп авыруыннан ничек сакланырга икәнен язган иде.