"Транспорт картасы" ААҖ халык белән эшләү пунктлары да эш графигын үзгәртәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). Яңа ел каникуллары вакытында транспорт карталарын тулыландыру һәм халык белән эшләү пунктлары аерым режимда эшләячәк.
Шулай итеп, 31 декабрьдә транспорт карталарын 18.00 сәгатькә кадәр тулыландырырга мөмкин, 1 гыйнвар – ял көне, ә 2 гыйнварда метрополитен станцияләрендә урнашкан пунктлар гына эшләячәк. 3 гыйнвардан эш гадәти режимда дәвам итәчәк.
"Транспорт картасы" ААҖ халык белән эшләү пунктлары 31 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр һәм 6-8 гыйнварга кадәр ябылачак. 3 һәм 4 гыйнварда гражданнарны кабул итү 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр барачак, дип хәбәр итәләр Казан Транспорт комитетында.