В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Табиблар яңа ел бәйрәмнәрендә агуланулар артуы хакында кисәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь, Ксения Швецова). Яңа ел бәйрәмнәрендә, гадәттәгечә, халык арасында алкоголь белән агулану очракларының кискен артуы күзәтелә. Казанда атна эчендә мондый пациентлар саны уртача 10-15%-ка арта. Еш кына җитди нәтиҗәләргә һәм үлемгә китергән очракларсыз булмый – кеше тормышына куркыныч янауга китерә торган йөрәк ритмының үзгәрүе алкогольне аз гына кулланганда да килеп чыгарга мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә спиртлы эчемлекләрнең куркынычсыз дозасын билгеләп булмый, дип сөйләде бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының психиатр-наркологы, балалар наркологиясе буенча Республика наркология диспансерының баш табибы урынбасары Степан Криницкий.
Яңа елның беренче атнасында стационарга кергән пациентларның күбесенә «алкоголь белән агулану» диагнозы куела. Алар арасында бөтенесе дә артык эчү сәбәпле җәфа чикми – еш кына кешеләр сыйфатсыз продукция сатып ала, дип билгеләп үтә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы, 7-нче номерлы хастаханәнең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина. «Бу чорда пациентлар бик авыр хәлдә килә, – ди ул. - Еш кына моның сәбәбе суррогат хәмер була, чөнки кешеләр кайвакыт нәрсә кулланганнарын белмиләр. Лицензиясе, акциз маркасы булмаган, контроль узмаган билгесез хәмерне кулланганда үлем куркынычы югары».
Еш кына, этанол һәм башка спиртлы матдәләр белән кискен агуланганып урамда калган очракларда, өшү һәм туңу куркынычы зур, чөнки алкоголь кулланганнан соң кеше үз халәтен адекват бәяли алмый, дип өстәде А.Насыйбуллина.
Һәр кешенең организмы төрле чорларда тотрыксыз торышы белән аерылып тора – бу ел фасылына, һавага, кәефкә, табын артында утыру вакытына һәм башка факторларга бәйле. Шуңа күрә кеше үзе өчен гадәттә нормаль буларак кабул итә торган алкоголь күләме билгеле бер мизгелдә хәл итүчән булырга һәм кире кайтарып булмаслык зыян китерергә мөмкин, дип сөйләде С.Криницкий. «Без бөтен халыкка хәмерне куллануны тыя алмыйбыз, әмма куркынычсыз дозаларны да тәкъдим итәргә ярамый. Бу куркыныч, чөнки гомумән андый дозалар бар дигән миф барлыкка килә», – дип аңлатты ул.
Кеше алкогольне начар кичергән очракта, аңа каты эчемлекләрдән баш тарту кыен булмаячак. Ә мондый проблемалары булмаган кешеләр куркыныч астына эләгә, дип билгеләп үтә белгеч. «Әгәр кеше алкогольне яхшы кичерә икән - бу начар. Тискәре хис-тойгылар юк икән, алкоголь кабатлауны таләп итә торган вакытны күңелле үткәрү мөмкинлеге кебек тоела башлый. Ә бу алкоголизмга беренче адым, чөнки теләсә нинди бәйлелек психик ияләнүдән башлана», - дип саный С.Криницкий.
Хәтта иң аз күләмдә алкоголь куллану да йөрәк-кан тамырлары системасының торышына тискәре йогынты ясарга мөмкин. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, 7-нче номерлы хастаханәнең дәвалау өлеше буенча баш табиб урынбасары Зөлфия Ким сүзләренә караганда, көчле эчемлекләр кулланганда кешеләрнең артериаль кан басымы күтәрелә, йөрәк кыскартуларының ешлыгы арта, бу гипертоник кризның теләсә нинди катлаулылыгына китерергә мөмкин.
«Инсульт кичергән 40-45 яшьлек пациентларның 40%-ы алкоголизмнан җәфа чигә, – дип хәбәр итте З.Ким. - Артериаль басым арту фонында инсульт була – бу «һәлакәт», ул пациентның инвалид булуына китерергә мөмкин».
Алкогольне күп кулланучы пациентларның яртысыннан артыгы артериаль гипертониядән җәфа чигә. Әмма бу йөрәк-кан тамырлары системасына иң куркыныч зарар китерү түгел, ә йөрәк һәм кан тамырларының торышына киләчәктә үзгәрешләр китерү куркынычы факторы гына, дип өстәде табиб. «Этанол йөрәк күзәнәкләренең торышына токсинлы йогынты ясый, кире кайтарып булмаслык зыян китереп чыгара. Алар токсинлы кардиомиопатия үсешенә китерергә мөмкин, ул чагында йөрәк тулы көченә эшләвеннән туктый. Пациентның йөрәк җитешсезлеге тиз көчәя, һәм бу очракта табибларның фаразлары бик начар, – дип аңлатты З.Ким. - Хәмерне кабул итү фонында хәтта сәламәт яшь кешедә дә йөрәк ритмы бозылу – йөрәк алды фибрилляциясе кебек тайпылышлар килеп чыгарга мөмкин. Алкоголь куллану - ул кинәт йөрәк үлеме килеп чыгуының югары куркынычы, чөнки ул пациент тормышына куркыныч яный торган ритм бозылуы китереп чыгара. Бу очракларның һәркайсында да пациентларны коткарып калып булмый. Бу безгә куркынычсыз кебек тоелган минималь дозада да килеп чыгарга мөмкин».
Табиблар шулай ук Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкәннәр белән уртак өстәл артында утыручы балаларның әти-әниләр контроленнән мәхрүм калып, хәмер белән очраклы агуланулары хакында да билгеләп үтә. Шуңа күрә бәйрәм табынында балаларны игътибар белән күзәтергә өндиләр. «Балада алкогольнең минималь дозасыннан соң да токсикнлы үзгәрешләр һәм кискен агуланулар килеп чыга», - дип ассызыклады С.Криницкий.
Алкоголь кулланганнан соң махмыр синдромы билгеләре күзәтелсә, бу алкоголь бәйлелегенең башлануы турында сөйли. Табиблар наркология үзәгенә (яки шәхси хастаханәләргә) мөрәҗәгать итәргә һәм бәйлелек дәрәҗәсен ачыклау һәм ярдәм кирәк булу-булмавын билгеләү өчен, табиб-наркологтан диагностика узарга киңәш итә.
Махмырны гадәти интоксикация белән бутарга кирәкми - баш авырту һәм халәтнең начарлануы алкогольне теләсә кайсы күләмдә кулланганнан соң булырга мөмкин, чөнки организм этанолны агулы матдә буларак кабул итә. «Мондый очракларда беренче ярдәм – өй шартларында ашказанын юдыру – әгәр хәл яхшырмаса - белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – диде Ә.Насыйбуллина. - Республикада күп кенә кызыклы чаралар үткәрелә, Яңа ел бәйрәмнәрен алкогольсез дә үткәрергә мөмкин».