Маршрут быел субсидияләнә торган юнәлешләр исемлегенә кертелгән
Фото: Екатерина Красуцкая
Исегезгә төшерәбез, быел ТР башкаласыннан төбәкара ташу программасы нигезендә 17 юнәлеш буенча субсидияләнгән авиарейслар башкарылачак. Аларның исемлеге Росавиация тарафыннан расланган. Казанга төбәкара ташу программасы буенча Абакан, Барнаул, Волгоград, Горно-Алтайск, Иркутск, Нарьян-Мара, Сыктывкар, Ханты-Мансийск һәм Чиләбедән рейслар каралган.
Субсидияләнгән очышларны конкурс нигезендә сайлап алудан үткән авиакомпанияләр башкара. Аларның кайберләре билетлар сата башлаган инде. Рейслар федераль һәм төбәк бюджетларыннан финанслана, ә төбәкара ташу программасы буенча билетны теләге булган һәркемнең өстәмә документларсыз һәм таләпләрсез сатып алу мөмкинлеге бар.