Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.11.2022, 16:12

Горький шоссесында «Олимпиец» янындагы туры хәрәкәтне вакытыннан алда ачачаклар

Моңа кадәр транспорт әйләнеп узу юллары буенча йөрде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы ноябрь). Бүген төнлә Казанда «Олимпиец» спорт комплексы янындагы Горький шоссесы участогында хәрәкәтне вакытыннан алда ачачаклар. Моңа кадәр юл җир асты җәяүлеләр кичүенең тоннель өлешләрен һәм ике катлы борылыш элмәген ясау сәбәпле ябылган иде.

Горький шоссесы участогында хәрәкәт 30 нчы майда ябылды. Чикләүләр гамәлдә булган вакытта эш участогы яныннан әйләнеп узу юллары оештырылды – хәрәкәтнең ике ягында да өчәр полоса.

Исегезгә төшерәбез, Горький шоссесын реконструкцияләүнең беренче этабын 2023 ел ахырында тәмамлау планлаштырыла, бу вакытка Болотников, Фрунзе һәм Восстание урамнары кисешкән урында транспорт чишелеше ачылачак. Бу шәһәрнең төп магистральләренең берсендә хәрәкәтне сизелерлек бушатачак, анда көн саен тыгынлыклар барлыкка килә. Моннан тыш, агымдагы ел ахырына кадәр эшчеләр Залесный бистәсендә борылыш элмәген төзеп бетерергә һәм төзелеш эшләре зонасыннан барлык инженерлык коммуникацияләрен чыгарырга планлаштыралар.

Горький шоссесы буенча Казаннан Мәскәү ягына чыгу юлы – иң тыгыз юнәлешләрнең берсе, йөзләрчә мең автомобиль, аеруча ял көннәрендә, биредә бөкеләр проблемасы белән очраша. Реконструкциядән соң көнбатыш юнәлештә юл ситуациясе һәм транспорт мөмкинлеге сизелерлек яхшырачак.

11,8 км озынлыктагы Горький шоссесын реконструкцияләү проекты автомагистральне алты полосага кадәр киңәйтүне күздә тота. Эшләр комплексында светофорларны бетерү, 3 җир асты һәм 5 җир өсте җәяүлеләр кичү юлын, 3 җир асты борылыш элмәген, тоннель һәм эстакада төзү каралган. Шулай ук «Факел» тукталышыннан алып «Олимпиец»ка кадәр юл 6 полосага кадәр киңәйтеләчәк. Реконструкцияләнә торган барлык участокта тротуар һәм велосипед юлы төзелеше проектланган.

Барлык яңалыклар