В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сорауларны телефон аша, СМС һәм ММС аша, шулай ук мобиль кушымтада һәм социаль челтәрләрдә бирергә мөмкин.
Фото: Kremlin.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). 30-нчы июньдә Россия Президенты Владимир Путин «Туры линия» үткәрә. Программа Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә «Беренче», «Россия 1», «Россия 24», НТВ, ОТР, «Мир», «Маяк», «Вести FM» һәм «Россия Радиосы» телеканаллары эфирында чыгачак.
Дәүләт башлыгы ил гражданнарын кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Һәркем дәүләт башлыгына «Мәскәү – Путинга» махсус мобиль кушымтасында мөрәҗәгать итә ала, ул техник яктан студия белән турыдан-туры эфир вакытында турыдан-туры видеоэлемтәгә чыгарга мөмкинлек бирә.
Сораулар шулай ук программа сайтында, түләүсез СМС- яки ММС-хәбәрләр рәвешендә 0-40-40 (бары тик Россия элемтә операторлары телефоннарыннан гына) номерына кабул ителәчәк . Сорау рус телендә генә биреләчәк, текст күләме 70 билгедән артмаска тиеш.
Моннан тыш, хәбәрләрне Бердәм эшкәртү үзәгенә (+7(800)200-40-40, Россиядән +7(499)550-40-40 һәм +7 (495)539-40-40 телефоннары аша башка илләрдән мөрәҗәгать итәргә була.
Текст һәм видеосораулар РФ Президентына «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре аша да җибәрелергә мөмкин.
Сурдотәрҗемә белән трансляция 30-нчы июньдә программа сайтында һәм Россия Иҗтимагый телевидениесе (ОТР) эфирында булачак, дип хәбәр ителә Россия Президенты сайтында. Булачак «Туры линия» турында тулырак мәгълүмат, хәбәрләрне эшкәртүнең бердәм үзәге белән элемтә ысуллары, алдагы программалар архивы туры линия сайтында урнаштырылган.