Моннан тыш, узган кыш вакытында кар агызылмаганга бинага янкорма салынган биналарның түбәсе ишелү очраклары булды. Идарә башлыгы искәрткәнчә, төзекләндерү кагыйдәләре буенча, түбәләрне чистартканнан соң карны шунда ук чыгарырга кирәк, ә эшләр вакытында агачларны һәм куакларны сакларга, аларга зыян китермәскә кирәк.
Кыш көне шәһәр халкының Административ-техник инспекция идарәсенә мөрәҗәгатьләренең шактый өлеше ишегалды территорияләреннән кар чыгаруга бәйле сорауларга туры килә. Анда кар салырга мөмкин булса да (төзекләндерү кагыйдәләре моны рөхсәт итә), күп кар яуган кышларда урын җитми. Ә ишегалларындагы кар көртләрен бетерергә кирәк.
Хәзерге вакытта идарәче компанияләр вәкилләренең күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулары дәвам итә. Алар кар чыгарган өчен өстәмә түләүләр кертү мөмкинлеге турында фикер алышалар. Әйтергә кирәк, уңай карарлар саны арта. Кыш көне кар аз булган очракта, җыелган акчаларны ишегалдын төзекләндерүгә тотарга мөмкин.
Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, идарәче компанияләрнең бер өлеше халык белән берлектә узган ел ук кар чыгару проблемасын хәл итүне тапкан. Кешеләр гомумйорт әңгәмәләре аша җыелылар, билгеләнгән вакытта шәхси автомобильләрен алып куялар, кар чистарту техникасына эшләү мөмкинлеге бирәләр. Хәзер бу тәҗрибәне күп кенә башка күп фатирлы йортларда куллана башладылар.
«Яткан таш астына су агып тормый. ТКХ комитетына һәм башлыкларга тагын бер кат мөрәҗәгать итәм: әлегә вакыт бар, әмма исегездә тотыгыз, ишегалдыннан кар үзе китмәячәк. 1,2,3 категориядәге юлларны, җәяүлеләр кичүләрен, тротуарларны кышкы карап тотуга килгәндә, болар барысы да — тышкы төзекләндерү комитеты өстенлегендә. Моңа акча бүлеп бирелгән, Мин тагын бер кат әйтәм, быел без аны арттырдык, нәтиҗә булыр дип өметләнәбез. Ә ишегалларындагы карга килгәндә – халык белән очрашыгыз, фикер алышыгыз, карар табыгыз», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.