Судтан тыш банкротлык процедурасыннан гражданин тагын 10 елдан соң гына файдалана алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). 1-нче сентябрьдә «Россия Федерациясенең аерым закон актларына гражданинның түли алмавы (банкротлыгы) һәм судтан тыш банкротлыгы өлешендә үзгәрешләр турында»гы федераль закон үзгәрешләре үз көченә керде. Татарстан прокуратурасы физик затның судтан тыш банкротлыгы процедурасы буенча аңлатмалар бирә.
Документ нигезендә, банкротлыкның түбәндәге процедурасы билгеләнә:
1. Гражданин, бурыч суммасын һәм кредиторлар исемлеген күрсәтеп, күпфункцияле үзәккә гариза бирә (бурыч суммасы 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил иткән очракта, суд приставлары тарафыннан башкару производствосы уздырылырга һәм ул гражданинның милеге булмау сәбәпле тәмам булырга тиеш).
2. Күпфункцияле үзәк процедураны уздыру шартларының туры килүен тикшерә һәм аның башы турында Бердәм федераль реестрда банкротлык турында белешмәләр урнаштыра.
3. Алты ай дәвамында гражданин бурычлары буенча башкару производствосы туктатыла, пенялар һәм штрафлар исәпләнми.
4. 6 ай тәмамланганнан соң, әгәр кредиторлар банкротлыкның гомуми процедурасын кертү турында гариза тапшырмаса (мәсәлән, бурычлының милеге табылган очракта), банкротлыкның судтан тыш процедурасы тәмамлана, гражданин аның гаризасында күрсәтелгән бурычлардан азат ителә.
Судтан тыш банкротлык процедурасыннан гражданин тагын 10 елдан соң гына файдалана алачак.