Ведомствода тормыш иптәшен эшкә сәләтсез дип тану турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). Еш кына исерткеч эчемлекләр куллану никахларның таркалуына сәбәп була. ТР прокуратурасы казанлыларга никахны һәм гаилә бюджетын саклап калу өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында төп тәкъдимнәр бирә.
Ир белән хатынның берсе икенчесен эшкә сәләтсез дип тану турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Бу категориягә азартлы уеннар белән мавыгу, исерткеч эчемлекләр яки наркотик матдәләр куллану нәтиҗәсендә үз гаиләләрен авыр матди хәлгә куйган (Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 30 маддәсе) гражданнар эләгә. Тормыш иптәше өстеннән попечительлек билгеләнә, әмма ул мөстәкыйль рәвештә вак көнкүреш килешүләрен башкарырга хокуклы.
Башка килешүләрне ул попечитель ризалыгы белән генә эшли ала. Әмма мондый граждан үзе кылган килешүләр буенча һәм аларга китерелгән зыян өчен мөстәкыйль рәвештә мөлкәти җаваплылык йөртә. Попечитель хезмәт хакын, пенсияне һәм эшкә сәләтле булуда суд тарафыннан чикләнгән гражданның башка керемнәрен, Гражданлык кодексының 37 маддәсендә каралган тәртиптә опекага алынган кеше мәнфәгатьләрендә, ала һәм тота.