Интернетта берничә дистә ялган сайт барлыкка килгән, алардан файдаланып акчалардан мәхрүм калырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). ТР прокуратурасы республикада яшәүчеләрдән балаларга түләүләр алу өчен гаризалар биргәндә уяу булуларын сорый. Интернетта инде берничә дистә ялган сайт барлыкка килгән, алардан файдаланып акчалардан мәхрүм калырга мөмкин.
Ведомство хезмәткәрләре республика халкына сайтның домен исеменә - сәхифәнең өстендәге хәрефле бизәлешкә игътибар итәргә киңәш итә. РФ дәүләт хезмәтләре рәсми порталы адресы - gosuslugi.ru. Ялган сайтлар адресларында цифрлар, сызык өстәлергә яки бер хәреф үзгәртелгән булырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, быелның 1-нче июненнән 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Моннан тыш, 3 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләр өч ай дәвамында (апрельдән июньгә кадәр) 5 мең сум күләмендә айлык түләү алуга хокуклы. Гаризаны РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Моннан тыш, түләүләр буенча күп функцияле үзәкләргә һәм Пенсия фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, әмма бары тик алдан язылу буенча гына.