В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел март аеннан Дәүләт торак инспекциясе җиһазларны куркынычсыз куллану һәм хезмәт күрсәтү таләпләрен үтәүне контрольдә тотарга тиеш.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Быел март аенда «Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турында»гы Федераль законга һәм илнең Торак кодексына үзгәрешләр кертелде. Шул рәвешле, Дәүләт торак инспекциясе хәзер йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын, вентиляция һәм төтен каналларын куркынычсыз эксплуатацияләү һәм техник хезмәт күрсәтү таләпләрен үтәүне контрольдә тотарга тиеш.
Хезмәтне газ белән тәэмин итүче оешма йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне һәм ремонтлауны мәҗбүри гамәлгә ашыру шарты белән күрсәтә. Бу эш белән идарәче компанияләр, ширкәтләр яки милекчеләр килешү төзегән махсус оешмалар шөгыльләнә.