Су коену сезоны соңрак киләчәк, моңа салкын май сәбәпче булды.
Фото: Денис Гордийко
Быел җәй «җәдвәл буенча» килде, дип билгеләп үтте Т.Әүхәдиев һәм синоптиклар һава температурасы тотрыклы рәвештә +15 градустан узуны җәй көне дип саный, дип аңлатты. Аның сүзләренә караганда, быел бу 30 нчы майда булган. Чагыштыру өчен: узган ел җәй иртә, 9 нчы май көнне килде. Бу елда май арктик һава массалары аркасында салкын булды, һава температурасы нормадан 3,5 градуска түбән иде, яңгырлы булды – 1,5 тапкыр күбрәк явым-төшем төште. Мәсәлән, бер көндә генә дә, 18 нче майда, 28 мм явым-төшем булды.
Аномаль салкын май коену сезонында чагылыш тапты, дип ассызыклады Т.Әүхәдиев. +20 градус һәм югарырак температура коену өчен уңайлы дип санала. Казаннан ерак түгел Куйбышев сусаклагычындагы су температурасы хәзер +15 градус тәшкил итә, күпьеллык норма нигезендә бу көннәрдә ул +17,5 градус тәшкил итәргә тиеш булган. +20 градуска ул, гадәттә, 21 нче июньдә җитә. Быел, күрәсең, әлеге күрсәткеч соңрак булачак.
Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, июнь һәм августта уртача һава температурасы якынча 18 градус тәшкил итәчәк, бу күпьеллык күрсәткечләргә туры килә, явым-төшемнәр саны шулай ук норма чикләрендә (аена 50-60 мм) көтелә. Ә менә җәйнең иң «эссе» ае – июльдә һава температурасы нормадан түбәнрәк булачак, дип кисәтте КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире.