В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төзекләндерү вакытында цирк бинасы тулысынча яңартылды, вентиляция һәм кондиционерлау системалары урнаштырылды, манеж җәймәсе алмаштырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март, Алсу Сафина). 17 мартта реконструкцияләнүдән соң Казан циркы үзенең ишекләрен ача. Биредә ай буе “Фиеста” программасы куелачак. Бер елдан ким вакыт эчендә барысы да диярлек алмаштырылды: фасадтан башлап аренага кадәр.
Циркны реконструкцияләү эшләре узган елның апрель аенда башланды һәм 11 ай дәвам итте. Цирк директоры Дамир Шәрифуллин сүзләре буенча, төзекләндерү эшләре залда гына башкарылырга тиеш иде, ләкин соңрак эшләр фронты киңәйде.
Казан дәүләт циркы директоры пресс-конференциядә билгеләп үткәнчә, төзелеш кагылмаган бер генә урын да калмаган. “Фойе, гардероб, манеж, зал, түшәм, идәннәр, җәмәгать бәдрәфләре, чишенү бүлмәсе, хайваннар өчен биналар, ат абзары, грим бүлмәсе – барысы да төзекләндерелде”, - диде ул һәм циркта су тамашалары уздыру мөмкинлеге сакланды, дип өстәде.
Билгеләп үтәргә кирәк, бинаны төзекләндерү эшләренә республика чараларыннан 1 млрд сум акча киткән. Шул исәптән 126 млн сум ут һәм тавышка киткән. Сүз уңаеннан, циркта концертлар уздыру мөмкинлеге бар.
Дамир Шәрифуллин аренаны төзекләндерү вакытында сәер табылдыклар турындагы имеш-мимешләрне кире какты.
Хәзерге вакытта циркта артистлар өчен грим бүлмәләрен төзекләндерүнең соңгы стадиясе бара. Залга кергәндә, элеккеге кебек үк, сәүдә һәм балалар өчен күңел ачу объектлары урнашкан, холлда йомшак эскәмияләр белән мәгълүмат стендлары тора.
Хәрәкәтләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит булдыруга килгәндә, директор сүзләре буенча, күтәргечләрнең кирәге юк, чөнки инвалидлар керү белән тамаша залы урнашкан катка эләгәләр. Моннан кала, алар өчен аерым бәдрәф каралган.
Үзгәрешләр фасадка да кагылды. “Тышкы яктан гөмбәз тулысы белән алмаштырылды, төзекләндерелде. Яңа яктылык системасы яңа технологияләр буенча ясала. Ел фасылына карап, аның төсе үзгәрәчәк”, - диде цирк директоры.
Программа турында сөйләгәндә, Дамир Шәрифуллин хәбәр иткәнчә, “95 процентка ул Төмән циркыннан килә, 5 процентка – Киров циркыннан”. “Фиеста” программасында Россия дәүләт циркы артистлары катнаша, тамашачылар циркта өйрәтелгән атлар, аюлар, этләр, казлар һәм үрдәкләр күрә алачак. Цирк директоры сүзләре буенча, объектның яңартылуы билет бәяләренә йогынты ясамачак – алар элеккегечә илдә иң түбәнәрдән санала (400 сумнан 1300 сумга кадәр). Сүз уңаеннан, 5 яшькә кадәрге балалар аларны озата йөрүче бер олы кеше белән циркка бушлай йөри.
Цирк футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында да эшләячәк, диде Дамир Шәрифуллин, ул вакытта нинди программа куелачагы соңрак билгеле була.
Билгеләп үтәргә кирәк, 15-16 мартта төзекләндерү эшләреннән соң, балалар цирк мәктәбе ачылачак, биредә 120 бала шөгыльләнә. “Әледән әле алар безнең программаларда катнашырлар, дип уйлыйбыз”. – диде Д.Шәрифуллин. Цирк мәктәбендә идәннәр, диварлар, ут яңартылды.
Пресс-тур вакытында журналистларга яңартылган фойе, гардероб, тамашалар залы, хайваннар өчен биналарны күрсәттеләр.