Сәфәрнең бәясе 25 мең сумнан да ким булмаска, ә озынлыгы 5 көн һәм 4 төннән аз булмаска тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). 21-нче августка каршы төндә Россиядә эчке туризмны стимуллаштыру программасы старт ала - атна дәвамында ил буйлап турлар сатып алып, казанлылар һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр 20%-ка кадәр кешбэк ала алачак.
Акция 21-нче август 00.00 сәгатьтә башлана һәм 28-нче август төн уртасында тәмамлана. Бу чорда туристлар туристлык пакеты сатып алу яки онлайн кунакханәдә яшәү өчен субсидия ала алачак. Сәфәрнең бәясе кимендә 25 мең сум булырга, ә озынлыгы - 5 көн һәм 4 төн булырга тиеш. Акция sale.russia.travel һәм мирпутешествий.рф сайтларында тәкъдим ителгән классификацияләнгән отельләр һәм туроператорлар хезмәтләренә генә кагыла. Программага 700 туроператор һәм 3 меңнән артык кунакханә тоташтырылган.
Кешбэк күләме турпродукт бәясенә бәйле. Әйтик, әгәр сәяхәт 25-50 мең сумга төшә икән, туристка 5 мең сум кайтарылачак. Әгәр турпакет 50-70 мең сум торса, субсидия суммасы 10 мең сум тәшкил итәчәк. Бәясе 75 мең сумнан артык булган турлар өчен туристлар картага 15 мең сум кайтачак - бу кешбэкның максималь суммасы.
Программаның мөһим шартларының берсе - туристлык продукты өчен теләсә кайсы банкның «МИР» түләү системасы онлайн картасы белән түләү. Карта хуҗасына сайтта лояльлек программасында катнашучы сыйфатында теркәлергә кирәк. Турны сатып алганнан соң, әлеге карталар ярдәмендә кешбэк 5 көн дәвамында киләчәк.
Сәяхәт 2020 елның 20-нче декабреннән дә соңга калмыйча башланырга тиеш.
Программада Россиянең барлык төбәкләре дә катнаша, әмма Алтай өлкәсе, Алтай Республикасы, Калининград өлкәсе, Кырым Республикасы, Севастополь, Краснодар өдкәсе, Ставрополь өлкәсенә сәяхәт өчен кешбэкны 1-нче октябрьдән генә алырга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, бу программага туризм буенча Федераль агентлыкка бүлеп бирелә торган акчаларның максималь күләме 15 млрд сум тәшкил итә. Акциядә якынча 3 млн кеше катнашыр дип көтелә, дип хәбәр итә Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты.