Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2023, 17:15

КФУ профессоры: хәзер күктә берничә планетаның конфигурациясен күзәтеп була

Юрий Нефедьев сүзләренчә, астрономиядә «планеталар парады» төшенчәсе юк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче апрель). Алдагы көннәрдә күктә кояш системасының берничә планетасының конфигурациясен күзәтергә мөмкин булачак. Хәзер алар якынча 20-30 градус таралу белән бер сызыкта торалар.

В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, Казан федераль университетының Физика институты профессоры Юрий Нефедьев, күзәтүне кичке 19:00 дән таңга кадәр алып барырга мөмкин, дип сөйләде. «Планеталар парады» төшенчәсе астрономиядә юк. Шулай да, Кояш системасының планеталары үз орбиталары буенча хәрәкәт иткәндә кояшның бер ягында булганда, аның турында шулай дип сөйлиләр. Шунысын да билгеләп үтәргә телим, планеталарның орбита яссылыклары эклиптика яссылыгында ята, шуңа күрә алар бер сызыкка, төгәлрәге, дугага тезеләләр», – дип китерә галимнең сүзләрен югары уку йортының матбугат хезмәте.

Аның сүзләренчә, планеталар парады шактый озак дәвам итә – берничә атнадан берничә айга кадәр. Күк җисемнәрен гади күз белән күрергә мөмкин, әмма аларны телескоп аша күзәтү кызыклырак. Хәзер астрономия белән кызыксынучылар Кояш системасының берничә планетасының – Юпитер, Меркурий, Венера, Уран һәм Марс – якынаюын күзәтә ала. Алар дугага охшаган конфигурация ясаганнар. Шул ук вакытта Меркурийны күрү мөмкин түгел, чөнки ул Кояшка якын урнашкан, ә уранны телескопта күзәтү яхшырак, чөнки аның яктылыгы зәгыйфь», – дип хәбәр итте Юрий Нефедьев.

Планеталар парады – проекция иллюзиясе, дип төгәлләде астроном. Чынлыкта бу күк җисемнәре йөзләрчә миллион километрны аерып тора. «Планеталар парады дип аталган күренешне астрономияне яратучылар өч төргә бүлә: кече, урта һәм зур. Зур планеталар парадында барлык планеталар катнаша, ләкин ул бик сирәк, берничә дистә елга бер тапкыр гына күзәтелә. Уртачасын (биш планета) без хәзер күрә алабыз. Ул 3-5 елга бер тапкыр була. Планеталарның кечкенә парады, күк сферасының бер ягында өч планета булу, – бик еш була торган күренеш. Ул елына берничә тапкыр күзәтелергә мөмкин», – дип сөйләде КФУ профессоры.

Барлык яңалыклар