Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.01.2023, 16:15

КФУ профессоры узган ел ачылган кометаны кайчан яхшырак күзәтергә мөмкин булуы турында сөйләде

1 нче февральдә җиргә якынлашкан «койрыклы кунак»ны телескоп яки яхшы бинокль ярдәмендә күрергә мөмкин булачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче гыйнвар). 1 нче февральдә җиргә C/2022 E3 (ZTF) кометасы якынлаша – ул кояшка 50 мең елга бер тапкыр якыная. Бүген «койрыклы кунак» үз орбитасының перигелиен (аның белән Кояш арасындагы иң кечкенә ара) узачак. Дистанция якынча 150 миллион километр яки бер астрономик берәмлек булачак. Кояштан Җир дә шундый ук ераклыкта урнашкан.

Якынлашып килүче комета турында В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе директоры, Казан федераль университетының Физика институты профессоры Юрий Нефедьев сөйләде. Аның сүзләренчә, күк җисемен узган елның мартында Zwicky Transient Facility телескоплары ярдәмендә ачканнар, ул вакытта комета Юпитер яныннан узган.

Башта астрономнар, кометаның диаметры якынча 1 км булганга күрә, аны астероид дип уйлаган. Күк җисеме артыннан күзәтүләр сериясеннән соң астрономнар орбита моделен төзегәннәр, C/2022 E3 (ZTF)ның кечкенә койрыклы зур булмаган үлчәмдәге озак периодлы комета булуы ачыкланган. Аның никадәр якты булуын әйтеп булмый – төшнең нәрсәдән торганы турында мәгълүматлар юк. Шулай ук казанлыларның кометаның койрыгын күрә ала-алмавы турында билгесез – бу аның җиргә карата юнәлешенә бәйле. «Барысы да комета Җиргә бик нык якын килгәч, 1 нче февральгә генә ачыкланачак. Аның белән безнең планета арасы 42 миллион километр тәшкил итәчәк», – дип сөйләде профессор. Комета исәпләүләр буенча 5 йолдызлы зурлыктагы йолдыз кебек күренәчәк, дип өстәде ул. Чагыштыру өчен: кичке күк йөзендә «кабына» торган беренче йолдыз Веганың яктылыгы 100 тапкырга күбрәк. C/2022 E3 (ZTF) кометасын күзәтү өчен телескоп яки яхшы бинокль кирәк булачак. Ул тонык яшел тап кебек күренәчәк.

Гыйнвар-февраль айларында комета Үгез көтүчесе, Аждаһа, Кече Җидегән йолдызлыклары аша узачак, ә җир белән максималь якынлашкан вакытта Жираф йолдызлыгында булачак. Аны күктә табу кыен, шуңа күрә кометаны Поляр йолдыз янында эзләү яхшырак. 30 нчы гыйнварга «койрыклы кунак» аннан 10 градус ераклыкта булачак.

Февраль башында, кометаның Җиргә иң якын вакытында, күзәтү шартлары бик үк уңайлы булмаячак, чөнки тулы Ай киләчәк. «Кометаны 10-15 нче февральдә карау иң яхшысы. Бу вакытта ул Марс янында булачак, ләкин планетадан яктылык та кирәкле караңгы фонга ярдәм итмәячәк», - диде физика һәм математика фәннәре докторы. Ул шәһәр яктылыгыннан ерактарак, тәүлекнең иң караңгы вакытында күзәтү яхшырак икәнен искәртте, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар