Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.12.2022, 12:10

КФУ профессоры: «Кыргый хайваннар шәһәр чикләрендә йөриләр – алар азык табарга уңай булган, дошманнар очрамаган урыннарны үз итә»

ТР башкаласында яшәүчеләр шәһәрдә куяннарны, боланнарны, көзен кабаннарны һәм пошиларны, ә Казансу үзәнлегендә төлкеләрне очрата ала.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче декабрь). Күптән түгел Казанда ТЭЦ урамы янында яшәүчеләр куян күргән. Шулай ук шәһәрлеләр боланнарны да очратканы бар, көзен кабан һәм пошиларны, Казансу үзәнлегендә яшь үрдәкләрне аулаучы төлкеләрне күргәннәр. Кыргый хайваннарның еш очравының сәбәпләре турында КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, профессор Илгизәр Рәхимов сөйләде.

Аның сүзләре буенча, шәһәрләрдә башка микроклимат тудырыла: монда җылырак, ерткычлар азрак һәм ау тыелган, шуңа күрә кыргый хайваннар һәрвакыт булган. Хәзер алар тагы да ешрак күзәтелә, әйтик, Казан үзәгендә, КФУның Карл Маркс урамындагы Фундаменталь медицина һәм биология институты ишегалдында куяннарны очратырга мөмкин. Шулай ук бу урыннарда күркәләрне яраткан тиеннәр дә яши. «Бу адаптация белән бәйле гомуми тенденция. Хайваннар азык табарга уңай булган, дошманнар азрак очраган урыннар эзли, шуңа күрә шәһәр территорияләрендә бик теләп йөриләр», – дип аңлатты И.Рәхимов.

Профессор шулай ук соңгы елларның тенденциясен билгеләп үтте – җирле сулыкларда кышлауга меңләгән чүрәкәй үрдәк кала икән. Әйтик, Казанда меңгә якын зат кышлый. «Шәһәрләр җылына, сулыклар туңмый диярлек. Бу Россиянең бөтен Европа өлешендәге гомуми тенденция. Элек чүрәкәйләр шәһәрләрдә күпләп кышламаганнар», – дип билгеләп үтте кафедра мөдире.

Барлык яңалыклар