В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ибраһимов проспектыннан Гашек урамына кадәр булган участокны «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында реставрациялиләр.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). 2021 елда Казанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Гагарин урамы буенча, Ибраһимов проспектыннан Гашек урамына кадәр юл өлешен төзекләндерәчәкләр. Эшләр заманча материаллар кулланып алып барылачак.
1,3 км озынлыктагы юл участогында югары ныклыклы ЩМА-16 асфальт-бетон яңа ГОСТ нигезендә күләмле проектлау технологиясе буенча өске катлам җәеләчәк. Мондый метод Гладилов урамындагы асфальтны салганда кулланылачак.
Моннан тыш, Гагарин урамында барьер киртәләрен һәм юл билгеләрен алыштыру планлаштырыла. Быел Казанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 11 урам ремонтланачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.