Программада - музыка, күңелле «Веснушки и Ириски» тамашасы, уеннар һәм викториналар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). 31-нче июльдә Казанда, «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда «Мәдәни мохит» традицион проекты кысаларында чаралар узачак. Биредә яшәүчеләр өчен концерт, спектакль, уеннар, конкурслар һәм викториналар әзерләгәннәр.
«Мәдәни мохит» чаралары Вадим Кравчук җитәкчелегендәге Хәрби тынлы оркестр чыгышы белән башланып китәчәк. Ә шуннан соң ук «Клаксон» театры артистлары тамашачыларга күңелле «Веснушки и Ириски» тамашасын тәкъдим итәчәк, барлык теләүчеләр белән интерактив һәм кызыклы уеннар уздырачаклар.
Әкият персонажлары Принцесса, Паж, Фея һәм Пират образларында алып баручылар тамашачыларны әкият иленә чакырачаклар. Кунакларны әкияти әсәрләрне һәм аларның персонажларын белү буенча викториналар һәм табышмаклар көтә.
Шәһәр мәдәният йортларының иҗат коллективлары бәйрәм кунакларын матур чыгышлары, җыр-биюләре белән сөендерәчәк.
Шәһәрлеләр «Җәй бие!» бию мастер-классында катнаша алачаклар. Моннан тыш, балалар өчен юл йөрү кагыйдәләрен белүгә уеннар һәм викториналар да оештырылачак.
Шулай ук ТР башкаласы халкы һәм кунаклары Казан шәһәр филармониясе оештырган сәнгать осталары концертын да карый алачак. Концертта катнашучылар - солистлар Равил Харисов, Николай Коновалов, Сиринә Зәйнетдинова, Рафаэль Якупов. Концертны Әмир Әхмәдишин алып бара. Концерт 17.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.