В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласы Мэриясенең тәҗрибәсе башка шәһәрләрдә дә кызыксыну уятты – шәһәрлеләр өчен беренче ачык дәресләр Алабугада узды.
Фото: Денис Гордийко
Моннан тыш, Казан Мэриясенә «Шаян ТВ» телеканалы һәм «Туганайлар» керәшен мәдәни-агарту газетасы вәкилләре татар телендә дәресләр оештыру инициативасы белән мөрәҗәгать иттеләр, дип сөйләде Г.Сәгыйтова. Әйтик, 19 нчы августта «Калейдоскоп» паркында балалар өчен «ТизЗарядка» булачак, ә сентябрьдә Декабристлар урамындагы Фестиваль бульварында барлык теләүчеләрне керәшен биюенә өйрәтәчәкләр.
Бу сезонда Казанның паркларында, яр буйларында һәм җәяүлеләр урамнарында 6 ачык мастер-класс һәм «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, бию аэробикасы, брейк-данс һәм татар халык биюе буенча перформанслар узды, дип билгеләп үтте Гүзәл Сәгыйтова.
Татар телендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» иҗади һәм спорт дәресләре сериясе 2021 елдан бирле үткәрелә. Узган ел татар телендә 14 бию һәм спорт дәресе үткәрелде. Казан Мэриясенең татар телендә ачык иҗади дәресләр үткәрү тәҗрибәсе белән республиканың башка шәһәрләрендә дә кызыксындылар. Аерым алганда, Алабугада «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының ике дәресе узды, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.