Барлыгы 12 гариза бирелгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Конкурска 12 гариза бирелгән. Шул исәптән интеллектуаль транспорт системасын һәм альтернатив энергетиканы гамәлгә кертү, температураны үлчәү белән контрольдә тоту терминалын булдыру проектлары. Номинантларны сайлаганда шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләре үсешендәге казанышларның - күләм һәм сыйфатлы күрсәткечләрнең әһәмиятенә бәя бирелде.
Конкурс йомгаклары буенча «Шәһәр хуҗалыгына инновацияләр кертү буенча иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр» номинациясендә Россия Федерациясе муниципалитетлары вәкилләре арасында «Казанның интеллектуаль транспорт системасы» проекты («АСУДД» МКУ һәм «Пассажирлар ташуны оештыручы» МКУ) җиңде. Номинациядә икенче урынны «Казанның мониторинг үзәге» проекты алды (Казан Башкарма комитетының мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсе, «Казанның телекоммуникация технологияләре департаменты» МБУ, «Полифен» КТ).