Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.11.2019, 13:00

Казанда адаптив спортны үстерү буенча шәһәр программасы проектын тәкъдим иттеләр

Шәһәр Башкарма комитетында Инвалидлар эшләре буенча совет утырышы узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Кичә Казан Башкарма комитетында инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында физик культура һәм спортны үстерү буенча ведомствоара шәһәр программасы проектын Инвалидлар эшләре буенча совет утырышында тәкъдим иттеләр. Киңәшмәне Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров үткәрде.

Проектны эшләүдә Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенең адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасы мөдире Лариса Парфенова катнашты. Эшләнмәне тәкъдир иткәндә, ул Россия буенча бары тик Тыва һәм Коми Республикаларында гына адаптив физик культураны үстерү буенча программалар барлыгын билгеләп үтте.

«Бүгенге көндә 2020-2022 елларга проект эшләнгән. Моның өчен без өлкәнең агымдагы торышын анализладык, 3 онлайн-анкета тутыру уздырдык. Аерым алганда, без сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган затлар арасында спорт белән массалы рәвештә шөгыльләнүгә комачаулый торган төп проблемаларны ачыкладык», – диде Л.Парфенова. Проблемалар арасында ул квалификацияле белгечләр җитмәүне, спорт объектларының матди-техник яктан тиешенчә тәэмин ителмәвен, яшәү урыны буенча спорт объектларының җитмәвен, инвалидларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның дәресләргә йөрү мотивациясе түбән булуын билгеләп үтте.

Лариса Парфенова шәһәр программасы өч ярдәмче программаны күздә тота дип сөйләде: массакүләм адаптив физик культураны, мәгариф учреждениеләрендә адаптив физик культураны, шулай ук адаптив спортны үстерү. Программа проекты Совет әгъзаларына тагын бер кат өйрәнү һәм тәкъдимнәр, искәрмәләр кертү өчен тапшырылды.

Утырышта шулай ук инвалидларны реабилитацияләүнең индивидуаль программаларын тормышка ашырганда ведомствоара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. «Татарстан Республикасы инвалидларны реабилитацияләүнең комплекслы системасын булдыру буенча пилот төбәкләр арасына керде, – дип ассызыклады ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева. - Безнең максат - якындагы ике ел эчендә инвалидларга туганнан алып ярдәм итү һәм, аларны эшкә урнаштыру һәм өлкән яшьтә булышуны да кертеп, карау системасын булдыру».

Бүгенге көндә Казанда инвалидлыгы булган 18 яшьтән өлкәнрәк 88,7 мең кеше һәм 4863 инвалид бала яши, дип билгеләп үтте спикер. Ю.Абдреева ассызыклаганча, яңа комплекслы система бүген инвалидлыкны таныганда иң еш очрый торган авыруларны исәпкә алырга тиеш.

ТР «Забота» инвалид балалар ата-аналарының төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Надежда Титова киңәшмәдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затлар өчен уңайлы мохит булдыру мәсьәләсен күтәрде. Аерым алганда, ул мондый кешеләр өчен социаль такси оештыру, аларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, стоматологик дәвалау һәм җәмәгать транспортында инвалидлар өчен күтәрелү механизмнарын куллану кирәклеге турында белдерде.

Рөстәм Гафаров, очрашуга нәтиҗә ясап, проблемаларны төгәл хәл итәргә һәм максималь санда мәсьәләләрне колачларга мөмкинлек бирә торган мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте. 2020 елга планнар арасында ул Инвалидлар эшләре буенча совет утырышына, фикер алышу һәм актуаль проблемаларны хәл итү юлларын бергәләп табу өчен, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләрен чакырырга тәкъдим итте.

Барлык яңалыклар