В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр тынлы уен коралында уйный һәм халык биюе хәрәкәтләрен өйрәнә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 август). Быел «Тормыш агачы» проектының чаралар сериясе мордва мәдәнияте бәйрәме белән тәмамланачак. 25 нче августта «Черек күл» паркында шәһәр халкы һәм кунаклары бу халыкның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша алачак.
Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башлана. Перголалар янында мордва-эрзя һәм мордва-мокша халыкларының көнкүреше һәм йорт кирәк-яраклары тәкъдим ителәчәк. Барлык теләүчеләр чигү, туку буенча мастер-классларда катнаша, гаилә учагын символлаштыручы курчаклар һәм үрелгән курчаклар ясый алачак. Моннан тыш, бу мәйданчыкта казанлыларны нюди дип аталган тынлы уен коралында уйнарга һәм мордваларча яулык бәйләргә өйрәтәчәкләр. Чакырылган кунаклар шәһәр халкына мордваларның милли костюм үзенчәлекләре, тарихы, гореф-гадәтләре һәм көнкүреше турында сөйләячәкләр.
Парк үзәгендә импровизацияләнгән сәхнә оештырылачак, анда «Эрзянка» фольклор ансамбльләре, «Од ойме» халык җыры ансамбле һәм Юлия Рахманюк VED'AVA проекты белән чыгыш ясаячак. Концерт 18:10 сәгатьтә башлана, ә 18:40 сәгатьтә парк амфитеатрында мордва биюе буенча мастер-класс узачак. Теләге булган һәркем кушыла ала.
Паркка килүчеләр өчен «Балачак аланы» һәм «Әкияти алан» мәйданчыклары эшләячәк, анда балалар хәрәкәтле уеннар уйнаячак, милли костюмны буяячак, халык әкиятләре белән танышачак һәм «Балык тот» уены вакытында мордва телендә балык исемнәрен өйрәнәчәк.
Кичәнең хедлайнеры – Саранскидан «Мерема» этнографик фольклор студиясе музыкантлары, алар тыңлаучыларны мордваларга хас күп тавышлылыкның матурлыгы белән таныштырачак. Аларның чыгышы 19:00 сәгатьтә башлана. Ә 19:30 сәгатьтә сәхнәгә күп милләтле Zakaria фолк-төркеме чыгачак. Кичә Казан диджее Malsi Musicтан мордва көйләренә диджей-сет белән тәмамланачак.
Исегезгә төшерәбез, «Тормыш агачы» агарту проекты шәһәр халкын фин-угыр һәм төрки халыкларның мәдәнияте, аларның тарихы һәм туган телләре белән таныштыра. Мари мәдәниятенә багышланган беренче чара 14 нче июльдә узды, 28 нче июльдә шәһәр халкына удмуртларның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, ә 10 нчы августта казанлылар чуашлар мәдәнияте белән таныштылар.
Проект Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды. Аның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен, аларның традицион мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру. Ул Казан Мэриясе һәм Халыклар ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.