В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар ландшафт архитектурасының иң яхшы тормышка ашырылган проекты өчен 1 нче ноябрьгә кадәр тавыш бирә ала.
Фото: Денис Гордийко
«Алтын Трезини» халыкара архитектура-дизайн премиясе 2018 елдан бирле үткәрелә, ул Петербургның беренче архитекторы, Швейцариянең рус архитекторы Доменико Трезини (1670-1734) хөрмәтенә аталган. Быел 14 илдән 63 проект финалист булды. Премия лауреатларын 15 нче ноябрьдә атаячаклар, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елда Кабан күле яр буйларын үстерү концепциясен эшләү буенча конкурс узды. Turenscape+MAP консорциумы җиңде, аннары «Архитектура десанты» бюросы концепциясе нигезендә проект эшли башлады. Ул Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты карамагындагы программа кысаларында тормышка ашырылды.