Казанның җәмәгать киңлеге «Иң яхшы тормышка ашырылган ландшафт архитектурасы проекты» номинациясендә тәкъдим ителгән иде.
Фото: Денис Гордийко
Конкурс нәтиҗәләре кичә Санкт-Петербургта билгеле булды. Бөтен дөнья (Һиндстаннан Франциягә кадәр) шәһәрләреннән архитекторларның проектлары номинант булды. «Иң яхшы тормышка ашырылган ландшафт архитектурасы проекты» номинациясендә финалистлар исемлегенә Кытайның Шэньчжэнь һәм Санкт-Петербургтагы җәмәгать киңлекләре проектлары авторлары да керде, дип хәбәр ителә «Татарстан парклары һәм скверы» Telegram-каналында.
Golden Trezzini Awards халыкара архитектура-дизайн премиясе 2018 елдан бирле үткәрелә, ул Швейцария нәселеннән булган рус архитекторы, Петербургның беренче архитекторы Доменико Трезини (1670-1734) хөрмәтенә аталган. Быел финалда 14 илдән 63 проект каралды.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елда Казанда Кабан күле системасын үстерү концепциясен эшләүгә конкурс узды. Turenscape+MAP консорциумы җиңде, аннары аларның концепциясе нигезендә «Архитектура десанты» бюросы проект эшләде. Ул Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты кураторлык итә торган программа кысаларында тормышка ашырылды.