В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тавыш бирүнең йомгаклау этабында илнең төрле шәһәрләреннән сигез җәмәгать киңлеге катнаша
Фото: Марат Мөгыйнов
Конкурска бөтен илдән барлыгы 557 гариза тапшырылган. Татарстан 11 проект тәкъдим иткән, Мәскәү өлкәсе – уникене, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.
ТР башкаласы шулай ук «Елның экологик акциясе» махсус номинациясендә лауреатларның берсе булган. Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан премияне оештыру комитетына лаборатория эшчәнлеге буенча «Шәһәрле-галим» проекты тәкъдим ителгән.
20 нче марттан 2 нче апрельгә кадәр экспертлар советы әгъзалары җиңүчеләр өчен тавыш бирәчәк. Нәтиҗәләр 3 нче апрельдә билгеле булачак. Аларны ParkSeason Expo халыкара күргәзмә-конференциясе, БРИКС илләре парклары форумы һәм парклар директорларының Бөтенроссия слеты кысаларында тантаналы төстә игълан итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Казан, «Кече Акчарлак күле» паркын төзекләндергән өчен, шәһәр инновацияләре өлкәсендә Гуанчжоу халыкара премиясенең мактау медале белән бүләкләнде. ТР башкаласы Россиядән 15 катнашучы арасында премия шорт-листына эләккән бердәнбер муниципалитет булды. Моннан тыш, халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендә Казан, 520 мең тавыш җыеп, өченче урынны яулый алды.