Җылылык үткәргечнең циркуляция насосы бүген кич урнаштырылачак.
(Казаншәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Казанда Мехчылар урамындагы йортларда җылылык белән тәэмин итүне торгызу эшләре дәвам итә.
Шимбә, 17 мартта, пар казанында авария булган микрорайонда 12 йортны җылылык белән тәүмин итү өчен вакытлыча чаралар күрелгән иде. 10 йортта җылылык норматив хәлдә торгызылды. Мехчылар урамының 4 һәм 4а номерлы йортлар җылылык трассасыннан ерак урнашканга, шуңа да аларда җылылыкны норматив хәлдә урнаштыру авырлыклар тудыра. Батареяларда кайнар су акрын әйләнә һәм йортларны тиешле дәрәҗәдә җылыта алмый.
Гидравлик режимны нормальләштерү өчен циркуляция насосы алынды, уд җылылык системасына уеп куелачак һәм йортларны тиешле дәрәҗәдә җылыту өчен тиешле басым белән тәэмин итәчәк. Җайланма бүген көн азагына кадәр куелачак, дип хәбәр иттеләр ТКХ комитетында.
Искәртергә кирәк, 3.25 сәгатьтә пар казаннары конструкцияләре ишелү сәбәпле, Девятаев, Зайцев, Мехчылар һәм Порт урамнарында 1589 кеше яши торган 695 фатирлы 12 биш катлы йорт җылылыксыз калгды. Бинаның 60 кв.м мәйданында урта өлеше һәм түбәсе ишелде. Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, Порт ур., 17 адресы буенча урнашкан пар казаны бинасында авария тотрыксыз туфрак аркасында килеп чыккан.