Җиңүчеләрнең берсен бүген туры эфир вакытында игълан итәчәкләр
Фото: Денис Гордийко
Конкурста катнашу өчен сайлау участогында, беләзекне тагып, гаилә белән фотога төшәргә һәм аны #ВсейСемьейНаВыборы, #ТатарстанАлга хештеглары белән «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырырга кирәк.
Чираттагы автомобильне кем отуын турыдан-туры трансляцияләр вакытында белеп булачак. Бүген ул «Татарстан Алга» төркемендә 21:00 сәгатьтә уза. Ә сайлауларның соңгы көнендә, 17 нче мартта, туры эфир «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында 20:10 сәгатьтә башланачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 466 участок сайлау комиссиясе эшли, шуларның 31 е – гражданнарның вакытлыча тору урыннарында. Алар 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ачык. ТР башкаласында барлыгы 927 меңнән артык сайлаучы исәпләнә. Гражданин үз участогын Россия Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында белә ала.