Top Sprint җиңүчеләре һәм призерлары акчалата бүләкләр алачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы март). 18 нче мартта «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында Казан Мэры Кубогына Top Sprint чаңгы ярышлары узачак. Турнирда 17 яшьтән өлкәнрәк булган барлык теләүчеләр катнаша ала.
ТР Спорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, ярышларда катнашучыларга 1,5 км дистанцияне классик стильдә узарга туры киләчәк. Медаль өчен 300 гә якын кеше көрәшәчәк дип көтелә: 200 ир-ат һәм 100 хатын-кыз.
Турнирга теркәлү иртәгә, 17 нче мартта, 15:00 сәгатьтә тәмамлана, гаризалар сылтама буенча кабул ителә.
Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны кубоклар, медальләр, грамоталар, шулай ук акчалата призлар белән бүләкләячәкләр. Беренче урын өчен бүләк – 25 мең сум, икенче урын өчен – 15 мең сум, өченче урын өчен 10 мең сум каралган.
Исегезгә төшерәбез, киләсе ял көннәрендә Казанда чаңгы сезоны тәмамланачак. 18 нче мартта Top Sprint турнирыннан тыш, шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре арасында чаңгы узышлары буенча «Спорт Казаны» спартакиадасы да узачак. 19 нчы мартта «Локомотив» стадионында Казан яшьләр чаңгы марафоны булачак.