Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.06.2023, 10:09

Рәссамнардан «Саумы, Казан!» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Җиңүчеләрнең рәсемнәрен күргәзмәдә күрсәтәчәкләр һәм тәбрикләмәләрдә бастырачаклар

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июнь). 15 нче июльгә кадәр рәссамнар «Саумы, Казан!» конкурсына гариза бирә алалар. Анда, гражданлыгына карамастан, 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала.

Конкурста катнашучыларга ТР башкаласының сәнгать образын тудырырга туры киләчәк. Эшләрдә Казанның тарихи, популяр урамнары яки чит күзләрдән яшеренгән урыннары сурәтләнергә мөмкин. Конкурска 2023 елда иҗат ителгән эшләр генә кабул ителә. Аларның саны чикләнмәгән, төп шарт – һәр очракта яңа объектны күрсәтү.

Гаризалар saumykazan@mail.ru  электрон почтасы аша кабул ителә, хатны «Саумы, Казан!/Здравствуй, Казань!» бәйгесенә» дип билгеләргә кирәк. Хатта авторның тулы исем-фамилиясен, туган көнен, эш яки уку урынын, яшәү адресын, телефонын, электрон почтасын күрсәтү сорала. Шулай ук тәкъдим ителгән эшнең исемен, юнәлешен, картинаның зурлыгын, аның барлыкка килү датасын, аннотациясен (теләк буенча) билгеләү таләп ителә.

Әзер эшләрне 25-29 нчы июльдә Дзержинский урамы, 27 адресы буенча (А.Мәҗитов музее) гаризалар нигезендә кабул итәчәкләр. Аларны эш көннәрендә 9:00 дән 17:00 гә кадәр алып килергә яки почта аша җибәрергә мөмкин булачак (җибәрү ысулын гаризада күрсәтергә кирәк).

Жюри ике яшь категориясендә – 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк, ике юнәлеш буенча – рәсем сәнгате һәм графика өлкәсендәге эшләрне бәяләячәк. Җиңүчеләр акчалата бүләк алачак: беренче урын өчен – 120 мең сум, икенче урын өчен – 100 мең сум, өченче урын өчен – 80 мең сум.

Җиңүчеләрне 30 нчы августта игълан итәчәкләр. Аларның эшләре күргәзмәдә күрсәтеләчәк һәм тәбрикләмәләрдә бастырылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр «Саумы, Казан!» 2021 елда уздырылды, иҗади ярыш нәтиҗәләре буенча шундый ук исемдәге китап чыгарылды. Анда конкурста җиңүчеләрнең һәм катнашучыларның татар һәм рус телләрендәге 12 хикәясе кертелде.

Барлык яңалыклар