Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.04.2018, 11:29

Төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирү дәвам итә

Казанлылар бирелгән исемлектән парклар, урамнар һәм мәйданнарны сайлый, яисә үз вариантларын тәкъдим итә алалар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). 20 майга кадәр Татарстанда яшәүчеләр 2019 елда төзекләндерергә кирәк булган җәмәгать кңлекләре өчен тавыш бирә алалар. Казанлылар үз районнарының паркы, скверы, мәйданы, яр буе яки урамы өчен генә түгел, шәһәрнең башка почмакларында урнашкан җәмәгать киңлеге өчен дә тавыш бирә алалар.

ТР дәүләт хезмәтләре порталында сораштыру 14 мартта башланды. Аңарда катнашу өчен, авторизация үтәргә һәм, сайтның баш битендәге махсус баннерга басып, сораштыру бүлегенә үтәргә кирәк.

Тавыш бер мәртәбә генә бирергә була. Сораштыруда катнашучыларга берничә җәмәгать киңлеген сайлау мөмкинлеге бирелгән, ләкин махсус графада казанлылар үз вариантларын тәкъдим итә алалар. Казанлылар дүрт район администрацияләре территориясендә урнашкан җәмәгать киңлекләре өчен дә тавыш бирә ала.

Тавыш бирү нәтиҗәләре 20 июньдә игълан ителәчәк. Иң күп тавыш җыйган объектларны 2019 елда җәмәгать киңлекләрен үстерү программасына кертәчәкләр, калганнары рейтинг буенча 2020-2022 елларга бүленәчәк. 5 апрельгә китерелгән мәгълүматлар буенча, Авиатөзелеш һәм Яңа савин районнарында күл һәм Җиңү паркында яр буе территориясе алда бара, Вахитов һәм Идел буе районнарында – Дубравная урамындагы урман, Киров һәм Мәскәү районнарында – Декабристлар һәм Восстание урамнары киселешендәге сквер, Совет районында – “Нокса урманы” паркы.

Барлык яңалыклар