Электропоезд Албаба станциясенә кадәр барачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). 11-нче сентябрьдән 6327-нче номерлы Казан-Зөя шәһәр яны поездының маршруты Албаба станциясенә кадәр озынайтыла.
Казан станциясеннән поезд 18.37 сәгатьтә кузгалачак, Албаба станциясенә 20.34 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (тәүлек буе) телефоны аша, шулай ук «Содружество» акционерлык җәмгыяте сайтында алырга мөмкин.