Электричкалар 12-нче майдан хәрәкәт итә башлаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). 12-нче майдан Казанны Арча, Зөя һәм Төрләмә белән тоташтыра торган 7 шәһәр яны поездлары хәрәкәт итүләрен дәвам итә.
Үзгәрешләр түбәндәге маршрутларга кагылачак:
Көн саен 8.15 сәгатьтә кузгала һәм 9.57 сәгатьтә килә торган 6404-нче номерлы Казан - Арча поезды;
Көн саен 10.55 сәгатьтә кузгала һәм 12.39 сәгатьтә килә торган 6407-нче номерлы Арча - Казан поезды;
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8.10 сәгатьтә кузгала һәм 9.50 сәгатьтә килә торган 6001-нче номерлы Казан - Төрләмә поезды;
Дүшәмбедән җомгага кадәр 8.10 сәгатьтә кузгала һәм 9.23 сәгатьтә килә торган 6001-нче номерлы Казан - Зөя поезды;
Көн саен 17.00 сәгатьтә кузгала һәм 18.48 сәгатьтә килә торган 6437-нче номерлы Арча - Казан поезды;
Көн саен 10.28 сәгатьтә кузгала һәм 11.50 сәгатьтә килә торган 6355-нче номерлы Казан - Зөя поезды;
Көн саен 14.20 сәгатьтә кузгала һәм 15.35 сәгатьтә килә торган 6356-нчы номерлы Зөя - Казан поезды;
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (тәүлек буе) телефоны, шулай ук «Содружество» акционерлык җәмгыяте сайтында һәм «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.