В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен гаризалар 9 нчы июльгә кадәр кабул ителә
Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы июнь). Татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча «Үз телем» балалар һәм яшьләр проектлары конкурсында катнашу өчен гаризалар 9 нчы июльгә кадәр кабул ителәчәк. Приз фонды 2 млн сум тәшкил итә.
Конкурста 35 яшькә кадәрге казанлылар, шул исәптән 5-11 нче сыйныф укучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнаша ала. Аларга digital- һәм медиапроект, белем бирү яки вакыйгалар проекты, шулай ук мәдәният һәм иҗат өлкәсендә инициативалар тәкъдим итәргә кирәк булачак.
Жюри әгъзалары проектның актуальлегенә һәм социаль әһәмиятенә, аның нәтиҗәлелегенә, масштабына һәм гамәлгә ашыру, киңәйтү мөмкинлегенә игътибар итәчәкләр. Финал сайлап алулары 24 нче июльдән 1 нче августка кадәр узачак, аннан соң җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак.
Гаризалар конкурсның рәсми сайтында кабул ителә, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласы Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.