Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2022, 11:52

Казанда «Фиджитал уеннар»ның приз фонды 5 млн сумнан артып китәчәк

Катнашучылар ярышларда, көрәшләрдә һәм хоккейда көч сынашачак.

Фото: gamesofuture.com

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь). 24 нче ноябрьдә Казанда «Фиджитал уеннар» халыкара ярышлар сериясе старт ала, приз фонды 5,5 млн сум тәшкил итәчәк. Акча 3 дисциплина арасында бүленәчәк: узыш, көрәш һәм хоккей. Акчаларның төп өлеше җиңгән командаларга биреләчәк, калган сумма, турнирда алган урыннарга карап, катнашучылар арасында бүленәчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Фиджитал-узышлар иртәгә, 24 нче ноябрьдә башлана. Җиңүчегә 300 мең сум акча биреләчәк. Заездлар KazanMall сәүдә комплексының картинг-үзәгендә узачак. Аларда составында «Формула-3» автоузышларында катнашкан Александр Смоляр, Sodi World Finals версиясе буенча картинг буенча дөнья чемпионы Олег Жолобов, ОК классында картинг буенча ике тапкыр Россия вице-чемпионы Владимир Верхоланцев һәм башка спортчылар булган 8 команда катнашачак.

Фиджитал-көрәш 26 нчы ноябрьдә узачак. 700 мең сумлык приз өчен 4 илдән 6 команда көч сынашачак, шул исәптән кикбоксинг буенча Көньяк федераль округ чемпионы Роман Авдал, ярым җиңел авырлыктагы EFC чемпионы Хәбиб Магомедов, ММА буенча җиде тапкыр Казахстан чемпионы Серикбай Ходжабаев һәм башкалар. Көрәш «Ак Барс» көрәш сараенда узачак.

Фиджитал-хоккей матчларын «Татнефть Арена» 10 нчы һәм 11 нче декабрьдә кабул итәчәк. Ярышта җиңүчене 1,25 млн сум көтә. Призны 4 команда арасында уйнатачаклар: «Ак Барс», Barys Cyber Team, No name һәм Naebski.

«Фиджитал уеннар»ның махсус кунаклары – UFC көрәшчесе Петр Ян, SMP Racing узышчылары Александр Смоляр һәм Алексей Басов, «Формула-1» катнашучысы һәм «Ефәк юлы» раллиенда җиңүче Никита Мазепин һәм башкалар.

«Фиджитал уеннар» Казанда 2024 елда шәһәрдә узачак «Киләчәк уены» турниры алдыннан сынау чаралары буларак уздырыла. Масштаблы халыкара ярышларны кабул итү хокукы өчен Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Калуга һәм «Сириус» федераль территориясе көрәште. Барлыгы 5000 нән артык катнашучы көтелә. Кибер ярышларны бөтен дөньядан 150 миллионга кадәр онлайн тамашачы карар дип көтелә.

Барлык яңалыклар