В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны сайттан да алырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). 17-нче июньнән Казан-Арча юнәлешендәге шәһәр яны поездының йөрү тәртибе үзгәрде.
Казан станциясеннән 6408-нче номерлы поезд 17.32 сәгатьтә китә, алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагыла. Арча станциясенә поезд 19.11 сәгатьтә килеп җитә, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны тәүлек буе эшли торган +7(937)625-04-33 телефон номеры яисә сайтта алырга мөмкин.