В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа җәдвәл буенча поездлар 25 һәм 29 майда йөриячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). 25 һәм 29 май көннәрендә Зөя – Казан һәм Казан – Канаш шәһәр яны поездлары җәдвәле үзгәрә.
6302 номерлы Зөя – Казан поезды “Зөя” станциясеннән 05.20 сәгатьтә кузгала һәм үзгәргән җәдвәл буенча “Яшел үзән” станциясенә кадәр бара, анда ул 05.39-05.40 сәгатьтә килеп җитә. Шуннан соң поезд гамәлдәге җәдвәл буенча юлын дәвам итеп, “Казан” станциясенә 06.43 сәгатьтә килеп җитә.
6351 номерлы Казан – Канаш поезды “Казан” станциясеннән 04.53 сәгатьтә кузгала, “Казан” станциясенә 07.39 сәгатькә планлаштырылган.
Шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү җәдвәле буенча тулы мәгълүмат белән тәүлек дәвамында 8-937-625-04-33 телефоны аша, “Пригород” мобиль кушымтасында танышырга мөмкин, дип хәбәр итә “Содружество” ААҖ Шәһәр яны пассажир компаниясе матбугат хезмәте.