Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.07.2021, 12:52

Казанда кабул итү кампаниясе – 2021: Бюджет урыннары 20%ка күбрәк һәм көллиятләргә моңарчы күрелмәгән ихтыяҗ

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә документларны кабул итүнең яңа кагыйдәләре һәм шәһәрнең югары һәм һөнәри уку йортларына керү турында фикер алыштылар.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль, Алинә Бережная). Казан югары һәм һөнәри уку йортларында кабул итү кампаниясе дәвам итә. 2021/2022 уку елына югары уку йортларына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча 17 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән – бу узган ел белән чагыштырганда 20%-ка күбрәк. Шул ук вакытта абитуриентлар документларны берьюлы 5 уку йортына бирә ала. Бу һәм башка яңалыклар турында шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20-нче июньдә башланып китте һәм көндезге бюджет формасына 17-нче августка кадәр дәвам итәчәк. Көллиятләрдә документлар кабул итү 1-нче июльдә ачылды һәм 20-нче августта тәмамланачак.

Документларны онлайн тапшырырга, ә керү турында СНИЛС номеры буенча белергә мөмкин

Татарстан башкаласында бюджет урыннары саны буенча гадәттәгечә Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты – КХТИ, Казан дәүләт энергетика университеты һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ алда бара. 200-гә якын бюджет урыны дәүләтнеке булмаган югары уку йортларына, шул исәптән «ТИСБИ» Идарә университетына һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетына эләкте.

Югары уку йортларына керү кагыйдәләре быел үзгәрде. Аерым алганда, абитуриентлар берьюлы 5 югары уку йортында кабул итү турында гариза бирә ала. Шул ук вакытта вузлар конкурста катнаша ала торган белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләрен мөстәкыйль рәвештә билгели ала – элек 3 юнәлештән артык ярамаган булса, хәзер исә 2-дән 10-га кадәр.

Шулай ук быел югары уку йортларына документлар бирү механизмы да киңәйтелде. Хәзер моны югары уку йортының үз электрон мәгълүмат системасы ярдәмендә яки РФ дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталында «Югары уку йортына онлайн укырга керү» сервисы ярдәмендә эшләргә мөмкин. Документларны традицион рәвештә кабул итү шулай ук почта аша да саклана.

Шунысы мөһим, конкурс исемлегендә хәзер фамилиясе, исеме һәм атасының исеме күрсәтелмәячәк – бары тик СНИЛС номеры яки керүченең уникаль коды гына.

Төп этапның икенче дулкыны гамәлдән чыгарылды

«Әгәр элек беренче этапта бюджет урыннарының 80%-ы, ә икенчесендә калган 20%-ы гына җыелса, хәзер абитуриентлар бер этапка күчереләчәк», – дип хәбәр итте Гүзәл Сәгыйтова.

Беренче булып югары уку йортлары олимпиадачыларны, шулай ук ташламалары булган, йә максатчан җыелма буенча килгән абитуриентларны кабул итәчәк. Аннары конкурс исемлегеннән төп бюджет урыннарына кабул ителәчәк, ул көнгә кимендә 5 тапкыр яңартылачак.

Моннан тыш, бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга кабул ителгәндә югары уку йортлары абитуриентларның шәхси казанышлары өчен баллар да өсти ала – гомумән алганда, 10 баллдан артык түгел.

«Барлык яңалыклар да, һичшиксез, буласы студентлар мәнфәгатьләрендә кабул ителгән. Алар күбрәк мөмкинлекләр ала», – дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

«Көллияткә керү өчен конкурс елдан-ел арта бара»

2021/2022 уку елына һөнәри белем бирү учреждениеләрендә – көллиятләрдә, техникумнарда – якынча 5 мең бюджет урыны бүлеп бирелгән, бу элеккегә караганда 1 меңгә күбрәк. Андыйлар аеруча Казан медицина көллиятендә. Икенче урында Казан төзелеш көллияте, ә өченче урында П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте.

«Көллияткә керү өчен конкурс елдан-ел арта бара. 9-нчы июльгә, мәсәлән, А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумына инде 300-дән артык гариза кергән. Узган ел бер бюджет урынына конкурста 3 абитуриент катнашкан иде. Казан буенча керү өчен уртача балл 4,7 балл тәшкил итә», – дип хәбәр итте Гүзәл Сәгыйтова.

Инженерлык-техник һәм табигый-фәнни юнәлешләр – иң популяр юнәлешләр

2020 елда Казанның мәгариф учреждениеләренә беренче курска 30 мең 652 кеше кабул ителгән. 2020/2021 уку елы нәтиҗәләре буенча Казанда 30 югары һәм 32 һөнәри белем бирү учреждениесеннән 166 мең студент исәпләнә. «Чит шәһәрләрдән һәм чит илләрдән килгән студентлар өлеше казанлылар өлешеннән 3 тапкырга диярлек артып китә, бу безнең югары уку йортларына ихтыяҗ зур булуы һәм Казан мәгарифенең планкасы турында сөйли», – дип ассызыклады Гүзәл Сәгыйтова.

Бүгенге көндә якын чит илләрнең иң эре студентлар җәмгыяте булып төрекмән һәм үзбәк, ерак чит илләр арасында – Кытай һәм Һиндстан җәмгыятьләре санала. Чит шәһәр һәм чит ил студентлары өчен көллият тулай торакларында 5 мең 808 урын әзерләнгән.

Гомумән алганда, кабул итү кампаниясе яшьләр арасында инженер-техник һәм табигый-фәнни юнәлешләрнең иң популяр булуын күрсәтә, дип хәбәр итте Гүзәл Сәгыйтова.

Үз чиратында Рөстәм Гафаров булачак студентларга уңышлар теләде. «Без абитуриентлар һәм аларның ата-аналары белән берлектә югары уку йортларында һәм көллиятләрдә бюджет урыннары санын арттыру турындагы хәбәр сөенечен уртаклашабыз, – дип йомгаклады Рөстәм Гафаров. – Барлык абитуриентларга да укырга керү турында уңай карарлар кабул итүләрен телибез!».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.07.2021
Видеорепортаж
12.07.2021 12:08
2021-2022 уку елына Казан югары уку йортларына 17 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән
Барлык яңалыклар