В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар 2 млн сумга кадәр грантлар өчен көрәшәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). Казанлыларны финанслау күләме 300 млн сум тәшкил иткән Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесендә катнашырга чакыралар. Грантның максималь зурлыгы – 2 млн сум.
Бәйгедә 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге өч яисә күбрәк РФ гражданнары берләшмәләре катнаша ала. Алар урта гомуми белем бирү, урта һөнәри белем бирү, югары белем бирү оешмалары вәкилләре булырга тиеш.
Түбәндәге юнәлешләр буенча яшьләр инициативалары һәм берләшмәләренә булышлык итү өчен проектлар карала: яшьләр гражданлык инициативалары, яшьләр патриотик проектлар, яшьләр ирекле проектлар, яшьләр экологик проектлар, яшьләр клублары һәм берләшмәләренә булышлык итү.
Гаризалар “Россия яшьләре” системасы аша 25 февральгә кадәр кабул ителә. Бәйге турында тулырак мәгълүмат Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның рәсми сайтында “Грантовая поддержка” бүлегендә урнаштырылган.