В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәктәп укучылары татар һәм рус телләрендә «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә үз көчләрен сынап карый алачак
Фото: Денис Гордийко
Конкурста катнашу өчен 1-11 нче сыйныф укучылары чакырыла. Конкурсантларга Г.Тукайның әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма яки хикәя) тәкъдим итәргә кирәк.
Экспонатлар әдәби тикшеренү геройлары яки объекты була ала. Әсәрләр темага туры килү һәм аны ачуның оригинальлеге, ышанычлы мәгълүматлардан файдалану, сәнгатьле фикерләүнең үзенчәлеге һәм эшне башкаруда мөстәкыйльлек кебек критерийлар буенча бәяләнәчәк.
Гаризалар 31 нче мартка кадәр сайтта кабул ителә. Җиңүчеләрне 26 нчы апрельдә бүләкләячәкләр.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны сылтама яки +7(843)590-86-67 телефон номеры буенча белергә мөмкин. Сораулар шулай ук muztukay@mail.ru электрон почтасы аша һәм турыдан-туры Тукай урамы, 74 йорт адресы буенча кабул ителә, дип хәбәр иттеләр Татарстан Милли музееның матбугат хезмәтендә.