В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүчеләрне җиде номинациядә билгеләячәкләр
Фото: Марат Мөгыйнов
Катнашуга журналистлар, газета редакцияләре, теле- һәм радиокомпанияләр коллективлары, шәһәр администрацияләренең матбугат хезмәтләре хезмәткәрләре чакырыла. Иң яхшыларны җиде номинациядә билгеләячәкләр: «Киләчәкне бергә төзибез!», «Мин Акыллы шәһәрдә яшим!», «Матбугат хезмәте хәбәр итә...», «Шәһәр интерьерында мэр портреты», «Бренд буларак шәһәр күренеше», «Хәтерлибез һәм горурланабыз» һәм «Тормыш бүләк итәм!».
Теләге булганнар шәһәр администрацияләренең имиджын ныгытуга ярдәм итүче материаллар җибәрә ала, алар шәһәрләрнең тотрыклы үсешенең алдынгы тәҗрибәсен таратырга һәм ММЧ эшенең әһәмиятен арттырырга тиеш.
Аерым әсәрләр дә, тематик җыентыклар да кабул ителә. Катнашучыларга быелның 1 нче гыйнварыннан 15 нче декабренә кадәр бастырылган яки эфирга чыккан рус телендә басылган материалларның оригиналын, сканерланган басмаларын яки расланган күчермәләрен, аудио- һәм видеоматериалларын тапшырырга кирәк. Эшләр түбәндәге почтага җибәрелергә тиеш: vmm2004@mail.ru.
Оештыручы булып Башкалаларның һәм эре шәһәрләрнең халыкара ассамблеясы тора. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.