Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2024, 14:34

«Нәүрүз» халыкара форумында катнашу өчен гаризалар 15 нче апрельгә кадәр кабул ителәчәк

Программага актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, пластика, режиссура һәм башка юнәлешләр буенча мастер-класслар кергән

Фото: Марат Мөгыйнов

Татарстан башкаласында 27 нче майдан 1 нче июньгә кадәр «Нәүрүз» VIII Халыкара театр-белем бирү форумы узачак. Быел ике яңа секция өстәләчәк: «Музыкаль театр» һәм «Театр музее һәм архивы: проблемалар һәм үсеш юнәлешләре».

Республиканың Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, форум кунаклары актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, пластика, режиссура, курчак театрында актерлык һәм режиссерлык сәнгате, сценография, менеджмент һәм PR, театраль тәнкыйть буенча мастер-классларда катнашачак.

Иҗади секцияләр экспертлары арасында театр педагогы Вениамин Фильштинский, режиссер Лев Эренбург, сценограф Эмиль Капелюш, музыкант Александр Пантыкин, актерлар Мария Шмаевич һәм Дмитрий Кошмин булыр дип көтелә. Театраль тәнкыйть секциясен «Петербургский театральный журнал» баш мөхәррире Марина Дмитревская алып барачак.

Дәресләр онлайн һәм офлайн форматта оештырылачак. Очрашулар КФУ аудиторияләрендә, Камал, Кариев исемендәге һәм «Әкият» театрларында, «Шәрык клубы» комплексында, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, Г.Тукай әдәби музеенда һәм Качалов театры музеенда үтәчәк.

Катнашучыларга «Нәүрүз» форумы кысаларында күрсәтелә торган спектакльләргә бушлай керү мөмкинлеге биреләчәк. Төрек театрлары, Кече театр һәм Камал исемендәге театр артистларының чыгышлары көтелә. Катнашу өчен гаризаны сылтама буенча 15 нче апрельгә кадәр калдыру зарур.

Барлык яңалыклар