В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң оригиналь бизәлгән объектларны шәһәр халкы һәм жюри әгъзалары сайлап алачак
Фото: Денис Гордийко
Конкурста берничә номинация каралган: «Бинаның яңа елда иң яхшы бизәлеше – шәһәрлеләр сайлавы», «Бинаның яңа елда иң яхшы бизәлеше – эксперт жюри сайлавы», «Бина эченең яңа елда иң яхшы бизәлеше – шәһәрлеләр сайлавы», «Бина эченең яңа елда иң яхшы бизәлеше – эксперт жюри сайлавы» һәм «Кышкы Казанның иң яхшы фотоэше – эксперт жюри сайлавы».
Гаризалар электрон почта аша кабул ителә tourism.kzn@tatar.ru. Хатка бәйрәм бизәлеше белән объектның фотосын кушып, аның исемен һәм урнашу адресын күрсәтергә кирәк.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Эксперт жюри карары буенча номинацияләрдә беренче урыннарны алган конкурсантларга акчалата призлар бирелә. Конкурсның нечкәлекләре турында сылтама буенча белергә мөмкин, дип хәбәр итә Туризмны үстерү комитеты.