Бәйгегә үз проектын коммерцияле булмаган оешмалар һәм физик затлар тәкъдим итә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). Татарстанда 24-нче майга кадәр «Мәрхәмәтле Казан» социаль әһәмиятле проектларга ресурслар ярдәме күрсәтү IV шәһәр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Бәйгегә үз проектын коммерцияле булмаган оешмалар һәм физик затлар тәкъдим итә ала.
Конкурс ел саен уза һәм хәйрия культурасын үстерү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар һәм физик затлар эшчәнлегенә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм призерларга проектларны гамәлгә ашыруда 2020 елның июненнән алып декабрьгә кадәр ресурс ярдәме күрсәтелә, дип хәбәр иттеләр «Мәрхәмәтле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмада.
Конкурста катнашу өчен тулырак мәгълүмат һәм гаризаның формасы dobrokonkurs.ru сайтында күрсәтелгән. Проект Россия Федерациясе Президенты грантын файдаланып гамәлгә ашырыла.