В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел 11 класс укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясендә Татарстанда 16 мең 673 кеше катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март, Алсу Сафина). Быел 11 класс укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясендә Татарстанда 16 мең 673 кеше катнашачак, шуларның 16 мең 312 кешесе – быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. БДИның төп этабында 15 мең 930 кеше катнашачак. Әлеге саннарны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән пресс-конференциядә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин китерде.
Ул искәртеп үткәнчә, БДИ 14 фәннән тапшырылачак. Узган еллардагы кебек үк, укучыларның күбесе җәмгыять белеме (54%, яки 6 мең 766 кеше), физика (4 мең 401), биология (3 мең 228), химия (2 мең 555), тарих (1 мең 910) фәннәреннән имтихан тапшырачак. Министрның беренче урынбасары игътибар иткәнчә, быел чыгарылыш сыйныф укучыларының 65 проценты (10 мең 241 кеше) профиль дәрәҗәдәге математиканы сайлаган.
И.Һадиуллин искәртеп үткәнчә, йомгаклау аттестациясенә керү өчен төп шартларның берсе – йомгаклау сочинениесен язу, ул ике тапкыр уздырылган: 6 декабрьдә аны 15 мең укучы язган, шуларның 19-ының эше кабул ителмәгән. Иншаны 386 укучы язган, барлык эшләр дә уңай бәяләнгән; 7 февральдә сочинениене 71 укучы язган, сынауны 3 кеше үтә алмаган, иншаны барлык 12 укучы да уңышлы язган. 16 майда укучылар өченче тапкыр тырышып карый ала.
Татарстанда 84 имтихан тапшыру пункты (1406) эшләячәк, шуларның 20-се – Казанда. 2017 елдагы кебек үк алар 100% онлайн видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган.
Имтихан тапшыру пунктларында электр тапшыру белән проблемалар туса, генератор җайланмаларына күчү каралган. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова сүзләренә караганда, бу хакта килешүләр “Сетевая компания” территориаль бүлекләре белән төзелгән.
Мөһим яңалык булып, имтихан тапшыру пунктларының экзамен материалларын бастыру һәм бланкларны сканер аша компьютерга кертү технологиясенә күчүе тора. Сүз уңаеннан, форс-мажорлар була калса, резерв принтерлар, сканерлар һәм генераторлар кулланырга планлаштырыла.
Имтихан тапшыру пунктларында стационар металл кысалар урнаштырылачак. Җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында студентларны җәлеп итәчәкләр.
Искәртергә кирәк, хәзерге вакытта БДИның вакытыннан алда тапшыру этабы уза, төп этап 28 майдан 2 июльгә кадәр үтәчәк. И.Һадиуллин искәртеп үткәнчә, канәгатьләндермәгән билге куелган очракта, укучы имтиханны өстәмә срокларда тапшыра ала, ләкин бер шарт бар –төп фәннәрдән минималь балл җыелмаса гына (рус теле (24 балл) һәм математика (27 балл). Әгәр укучы үзе сайлаган фәннәрен тапшыра аламаса, аларны бер елдан соң гына тапшыра алачак.
4 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр БДИның көзге периоды планлаштырылган.