Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2018, 18:03

Р.Миңнеханов элеккеге хәрби госпиталь турында: “Бу биналар медицинага хезмәт итәчәк”

ТР Президенты Казан федераль университетының Карл Маркс урамында урнашкан төзекләндерелгән укыту-лаборатория кампусында булды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУның укыту-лаборатория кампусы урнашкан элеккеге хәрби госпиталь бинасында башкарылган төзекләндерү эшләре белән канәгать калды.ул кампус уорпусларында булды һәс сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр белән аралашты. Чарада ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР сәламәтлек саклау министры. КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

Казан хәрби госпитале XIX гасырда төзелгән һәм Россиянең борынгы хәрби-дәвалау учреждениеләренең берсе булып тора. 2010 елда аны тараталар, 2016 елда өч бинадан торган комплекс Казан федераль университеты идарәсенә күчә, шуннан соң масштаблы төзекләндерү эшләре башлана.

“Әлеге биналар медицинага хезмәт итәчәкләр. Аерым бер юнәлеш сакланды. Объект яхшы сыйфатлы төзекләндерелгән һәм сафка кертелгән. Урнашуы да, тарихи эчтәлеге дә – барысы да исәпкә алынган. Минемчә, бу бик әйбәт проект", - диде Рөстәм Миңнеханов. Хәзер әлеге биналарда КФУ ның Фундаменталь медицина һәм  биология институты бүлекчәләре урнаша. ТР Президенты яңа уку аудиторияләрен, эксперименталь операция бүлмәләрен һәм “Wet Lab” эсперименталь медицина буенча укыту-фәнни үзәге урнашкан

Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре белән очрашуда республика башлыгы искәрткәнчә, 2018 елда сәламәтлек саклау өлкәсенә Россия бюджетыннан, башка елларга караганда, күбрәк чара бүленде. Соңгы 6 елда Татарстанда сәламәтлек саклау учреждениеләрен зур күләмдә төзекләндерү эше алып барылды. Шул чорда республикада 2260-тан артык медицина объекты төзекләндерелде һәм җиһазландырылды. Рөстәм Миңнеханов материаль-техник базаны тәэмин итүгә, медицина хезмәтенең тәэмин ителеше һәм сыйфаты арттыруга, авыруларны профилактикалауга, дәваланучыларга хезмәт күрсәтү культурасына, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга аеруча игътибар итәргә өндәде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар